Китапханә белән якыннан танышыгыз! (6+)

27 май көнне 10 нчы санлы китапханәдә Бөтенроссия китапханәләр көненә багышланган   Ачык ишекләр көне узды. 

Китапханә – ул мәгълүмат һәм белемнәр патшалыгы, ялгызлар өчен аралашу һәм дуслар өчен очрашу урыны, белемнәр сандыгын тулыландыру һәм вакытны кызыклы итеп  уздыру урыны. Бу көнне китапханә мәктәп укучыларын «Китапханә. 21 нче гасыр» исемле китапханә дәресенә чакырды. Балалар хәзерге заман китапханәсе, ул күрсәтә торган хезмәтләр, андагы кызыклы вакыйгалар турында бик күп яңа мәгълүмат белә алдылар. Укучылар шулай ук дөньяның иң матур һәм үзенчәлекле китапханәләре буйлап виртуаль сәяхәт кылды. Чара азагында китапханәче балалар белән бергә китапханәләр һәрвакыт акыл һәм күңелнең эшкә җигелү урыны булачак дигән нәтиҗә ясады…

Уртанчы сыйныф укучылары өчен китапханәнең уку залында «иң күп укучы» исеменә «Китап уку – модада!» дигән буккинг-батл уздырылды. Чара башында катнашучылар замандаш авторларның үзләре укыган һәм якын киләчәктә укырга теләгән китапларын тәкъдим итте. Шуннан соң «Лидерлык артыннан» дигән бәйге программасы үтте. Анда һәр команданың катнашучылары 1 минут эчендә булдыра алган кадәр күбрәк сорауларга җавап бирергә тиеш булды; әдәби әсәрләр һәм төшенчәләрне белү буенча берничә биремнән торган «Әдәби ассорти» бәйгесе һәр команда сорауны игътибар белән тыңлап, көндәш командададан алданрак дөрес җавап бирергә тырышты. Укучыларга «Әдәби портрет» бәйгесе аеруча ошады. Анда фоторобот буенча язучыны танырга һәм аның фамилиясен атарга кирәк булды. Соңыннан капитаннар блиц-дуэльдә көч сынашты: тәкъдим ителгән сорауга 30 секунд эчендә җавап бирергә тиеш булды.

Көне буе китапханәдә «Китапларга икенче гомер бүләк ит» дигән китап фримаркеты эшләде. Китап фримаркеты – ул кирәкле китапны эзләп табарга,  аңа икенче тормыш бүләк итәргә, сатуда булмаган сирәк китапларны эзләп табарга мөмкинлек бирүче алмашу процессы. «Китапны укыганнан соң, башкаларга тапшыр»  – безнең китап фримаркетының төп эш принцибы менә шундый. Теләге булган һәркем балалар һәм өлкәннәр өчен укылган китапларын алып килә һәм үзләренә ошаган китапларны ала алды. Китаплар алмашу – яхшы, изге һәм кирәкле эш. Чөнки һәр китап аны укысыннар өчен язылган. 

Бу вакыйгага битараф калмаган, эшләрен читкә куеп торып, бәйрәмебезгә килгән һәркемгә рәхмәт белдерәбез.  

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: